ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Ватан Геройлары көне уңаеннан 2018 елның 9 декабрендә Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин Россия Герое Олег Исаевның әти - әнисен һәм Хезмәт Герое Зарипов Рим Ибраһим улының тол калган хатыны Люция Зарипованы өйләренә барып котлады һәм буләк күчтәнәчләр тапшырды. Чарада  хәрби комиссар Васил Вәлиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары Ринат Гарипов һәм Илдар Габдрахманов, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре  дә катнашты.

Халыкара чикләнгән мөмкинлекләре булган кешеләр көне уңаеннан, РоссияФедерациясе депутаты Айрат Хайруллин, Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәт алучы инвалидларга, хәйрия ярдәме йөзеннән азык-төлек җыелмалары җибәрде.

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар шул авылдагы мэдэният йортында Казан шэхэреннэн килгэн цирк тамашасы карарга бардылар. Бу тамаша балаларга бик ошады.


9
декабрь, 2018 ел
якшәмбе

2018 нче елнын 9 декабрь конне Югара Утар акылга зэгыйфь балалар йорты интернатында тэрбияче Галиуллина Нурия инициативасы буенча тәрбияләнүче  балалар белэн Ватан геройлары көненә рэсем бэйгесе  уткэрелде.


8
декабрь, 2018 ел
шимбә
8 декабрь көнне “Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернаты”ның “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Сергеева Е.Н. тарафыннан “Туган көн” кичәсе үткәрелде.

8 декабрь көнне приютта шашкалар буенча чираттагы турнир узды


7
декабрь, 2018 ел
җомга

Инвалидлар декадасы кысаларында Арчаның "Өмет чаткысы»  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар янына кунакка Арчаның 4нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре, Лариска һәм Лариска күңелле клоуннар килгән.

2018 елның 7 декабрендә Геройлар аллеясында Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү  митингы узды.  Геройларны искә алырга Советлар Союзы Герое Москвин М. К. Галеевның кызы Рәисә Михайловна, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, район хакимияте һәм хәрби комиссариат әгъзалары, «Забота» үзәге специалистлары, район Ветераннар советы әгъзалары, шәһәр мәктәпләре укучылары килгән иде.

Инвалидлар декадасын ябу кысаларында "Здравушка" тернәкләндерү үзәге мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Күңелле стартлар" дигән спорт бәйрәме оештырды. Чара ОГО "Динамо" спорт комплексы базасында узды. Ярышларны оештыруда Казан федераль университеты волонтерлары, Казан мәктәпләре һәм гимназияләре укучылары ярдәм итте.
Бәйрәмнең максаты-сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, шәхеснең Физик культурасын формалаштыру һәм, әлбәттә, яхшы кәеф булдыру иде.
Балалар әти-әниләре белән бергә тату командаларга формалаштылар, мавыктыргыч ярышларда һәм эстафеталарда катнаштылар. Бәйрәм бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
 

Инвалидлар декадасы кысаларында, Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр каршында “Каенкай”балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр  чыгыш ясады


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International