"Веста" Үзәгендә Волонтелык елына йомгак ясау

2018 елның 7 декабре, җомга

2018 нче ел – волонтер елы кысаларында 2018 нче елның 6 нчы декабре көнне “Веста” үзәгендә “Волонтер көне” оештырылды, анда ел дәвамында социаль хезмәтләр күрсәтүдә ирекле буларак катнашкан яшьләр чакырылган иде. Максат: волонтерлар хәрәкәтенең ел эшенә йомгак ясау, иң актив иреклеләрен хөрмәтләү.

Чара президентыбыз Владимир Путин тарафыннан 2018 нче елны Россиядә волонтер елы дип игълан итүе һәм Татарстанда әлеге уңайдан нинди чаралар үткәрелү турында әзерләнгән видеоролик карау белән башланып китте. “Веста” Үзәгенең социаль педагогы Лилия Курбатова Үзәктә ел буена волонтерлар тарафыннан әзерләнгән һәм үткәрелгән чараларны санап китте, презентациядә иң күп чараларда катнашкан волонтерлар, шулай ук 2014-2018 елларда иреклеләр эшчәнлеген үстерүдә уңай динамика турында статистик мәгълүматлар китерелде, аларны диаграммада ачык күрергә мөмкин иде. Аннары волонтерлар белән әлеге технология буенча төрле юнәлешләрләрдә нинди эш алып барылуы турында сөйләнелде, 2019 елга эш планы билгеләнде һәм “Иреклеләр Россия.рф” сайтында теркәлү кирәклеге турында искәртелде.

Иреклеләр эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак түбәндәгеләр билгеләп үтелде: «Осталык баскычы» социаль технологиясен эшләү һәм методик кулланмалар чыгару; анимация студиясендә балалар белән бергә оештырылган мультфильм чыгару. Әлеге мультик экранда да күрсәтелде.

Очрашу ахырында Үзәк директоры иң актив волонтерларны рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасын җитәкләде. Чарада катнашучыларга игелекле эшләр башкаруда катнашу турында үз фикерләрен белдерү мөмкинлеге бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International