6 декабрь көнне Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. Анда 43 социаль һәм 1 медицина хезмәткәре катнашты.
«Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева социаль һәм медицина хезмәткәрләрнең эш сыйфатын тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды.
Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту һәм социаль хезмәткәрләрнең абруен күтәрү кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерде.
Ак Барс банкы җитәкчесе Айнур Хәйретдинов кулланучылар һәм ипотека кредитларын рефинанслау мөмкинлеге турында сөйләде.
«Наз» үзәге директор урынбасары Фәния Йосыпова көнкүреш характерындагы тискәре һәм куркыныч факторлардан саклану чаралары белән таныштырды. Кышкы чорда куркынычсызлык буенча инструктаж үткәрде.
«Наз» үзәге юрисконсульты Тәнзилә Хәлиуллина «Коррупциягә каршы көрәш турында»273-ФЗ номерлы Федераль законы белән таныштырды.
Җыелыш котлаулар белән тәмамланды.