Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре лекциясе

2018 елның 7 декабре, җомга

Инвалидлар декадасы кысаларында, Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре лекция уткәрделәр. Интернат-йортында яшәүчеләр бик кызыксынып Югары Ослан авылы тарихы турында мәгълүмат тыңладылар, авылның истәлекле һәм матур урыннарына багышланган слайдлар карадылар. Очрашу ахырында музей хезмәткәрләре өлкәннәргә кечкенә сувенирлар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International