Рәхәтләнеп, чын йөрәктән баланың көлүе иң олы хәсрәтле олы яшьтәге кешене дә бөтен бәласе турында да онытырга мәҗбүр итә. Бала елмаюы теләсә кайсы йөрәкне эретә ала. 2018 нче елның 3 нче декабрендә Инвалидлар декадасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль педагогы Елена Макарова һәм социаль эш буенча белгеч Татьяна Коваль тарафыннан социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар арасында «Балачак елмаюы» дип исемләнгән фотоконкурс үткәрелде. Максат: балаларда фото сәнгате ярдәмендә актив тормыш позициясен формалаштыру, гаилә институтын ныгыту.
"Веста» Үзәге белгечләре балалар һәм аларның әти-әниләре арасында «Балачак елмаюы» темасына фотоконкур игълан иттеләр, катнашу өчен балаларының истә калырлык мизгелләре турында фотосурәтләр җыю турында алдан ук игълан ителгән иде. Сайлап алынган фотолардан стенд ясалган иде. Фотостендны рәсмиләштерүнең төп максаты-үзәккә йөрүче өлкәннәр һәм балаларның игътибарын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга җәлеп итү һәм эмпатия һәм толерантлык хисләре тәрбияләү.
Фотоконкурста катнашучылар «Дуслар даирәсендә» уен программасына чакырылды, әлеге чарада балаларга катнашкан өчен бүләкләр тапшырылды.