Агымдагы елның 6 нчы декабрь көнендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында“Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендәге хезмәткәрләр тернәкләнүчеләр белән“Сәламәтлек - безнең кулларда”исеме астында саф һавада эстафета оештырдылар.
Бу ярышка физик яктан чыныгу да таләп ителми, катнашучыларның яшь аермасы да комачауламый. Ә менә бу чараның куелган максаты - мөмкинлекләре чикле кешеләргә сәламәт тормыш алып бару һәм физик яктан үзеңне чыныктыру иде. Ярыш- төрле конкурслар аша барды. Һәрконкурс тернәкләнүчеләрнеңтизлекләрен, җитезлекләрен сынау аша барды.
Уздырылган әлеге спорт чаралары мөмкинлекләре чикле кешеләрнең, өлкәннәребезнең яшәү активлыгын арттыра, тернәкләнүгә уңай йогынты ясый.