"Әни+бәби" клубы кысаларында чираттагы дәрес "Веста" Үзәге

2018 елның 7 декабре, җомга

"Әни+бәби" клубы кысаларында 2018 нче елның 6 нчы декабрендә “Веста” Үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина һәм психолог Марта Камалова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар һәм ата-аналар арасында “Уйнарга, уйнарга, уйнарга!” дип аталган дәрес үткәрде. Максат: уен эшчәнлеге аша баланы үстерүгә ярдәм итү, балаларның элек алган белемнәрен һәм осталыкларын беркетү һәм системалаштыру.

Дәрес психологның ата-аналар белән бала үсешендә булган уен эшчәнлегенең әһәмияте турында әңгәмә белән башланып китте. Психолог уен баланың мәҗбүри үсеш юлдашы булуын искәртте. Уен эшчәнлеге аша баланың хис-кичерешләрен баетып кына калмыйча, уйлау процессларын да үстерергә, хәтерне, истә калдыручанлыкны үстерергә, танып белү һәм искә төшерү, зирәклек, вак моториканы ныгытырга мөмкин.  Аннары дәрес барышында балалар таныш уеннар уйнадылар, шул рәвешле элек алган белемнәрен ныгыттылар. Һәр уенның бала үсешендә үз функциясе бар иде. Әйтик, пирамиданы җыеп, балалар төсләрне ныгыттылар, музыка минут вакытында  хәрәкәт активлыгын үстерделәр, «Каурый» уены вакытында артикуляцион гимнастика башкардылар. Дәреснең иҗади өлешендә чыршыны пластилиннан ясалган шарлар белән бизәделәр һәм бу вакытта  вак моторикалары ныгыды.

Ата-аналар уен эшчәнлеге аша материалны үзләштерүнең балалар өчен сизелмичә, практик, кызыклы формада башкарылуына һәм зур тырышлык таләп итмәвенә тагын бер кат инандылар. Бу кызык, бәйләнчек булмаган һәм бик файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International