"Яшел төс", Балтач

2018 елның 7 декабре, җомга

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 2018 нче елның 7 нче декабрендә «Наз» Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә инвалид балалар өчен «Яшел төс» дип исемләнгән чара үткәрделәр.

Чараның максаты – балаларның төркем эчендә үзләрен иркен тоту, бер-берсе белән аралашу мөмкинлекләрен арттыру.

Әлеге чарада 17 инвалид бала һәм 14 ата-ана актив катнашты. Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре яктылык кайтаручылар белән кызыклы күнегүләр үткәрделәр, юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр. Шулай ук Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан «Чыршы», «Әйлән-бәйлән» дип исемләнгән хәрәкәтчән уеннар оештырылды.

Әлеге вакытта әти-әниләр белән “Минем кәефем” дип исемләнгән психологик тренинг үткәрелде. Монда алар рәсем аша үзләренең күңел халәтләрен күрсәтә алдылар.

Чара ахырында балалар ЮХИДИ бүлеге исеменнән котлаулар һәм бүләкләр алдылар. Шушындый чаралар балигъ булман балалар арасында аларның статусына бәйсез рәвештә тыгыз элемтәне ныгыта, шулай ук коммуникатив юнәлешне үстерә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International