Агымдагы елның 16 нчы февралендә, Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Ватаныбыз тарихында истәлекле хәрби чор” проекты кысаларында түгәрәк өстәл артында әңгәмә булып узды. Чара барышында тернәкләнүчеләр, 1916 нчы елның әлеге көнендә рус гаскәрләре Юденич улы Николай җитәкчелегендә Эрзерум төрек ныгытмасын яулап алу турында мәгълүмат тупладылар.Шулай ук чарада шул чордагы язучыларның истәлекле язмаларыннан өзекләр тыңланды.
Хезмәт - димәк яшәү " программасы кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Иҗат шатлыгы»түгәрәге уңышлы эшләп килә
15 февраль 2019 ел., җомга
2019 елның 15 февралендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече һәм социаль педагогы Ярмөхәммәтова Рәзилә һәм Шакирова Римма Әфган сугышы ветераннары белән берлектә түгәрәк өстәл уздырдылар. Әлеге чара истәлекле дата - 1989 нчы елда нәкъ 30 ел элек совет гаскәрләре Әфганстан территориясеннән чыгарылуына багышланган иде.
Сарман районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлегендәге Шакирҗанова Хәния Шакирҗан кызы 17 февраль көнне үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Сарман районы Әлмәт авылы кызы Хәния апа, табигатьнең матур кочагында туып үсә. Хәния апаның хезмәт юлы төрле эшләр башкаруы белән аерылып тора: юл төзү, колхозда эшләү, клуб мөдире булу, сәүдә белән эш итү, Камчаткадан алып Сарманда төгәлләнә. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда. Шакирҗановлар гаиләсендә ике баһадир ул үсә. Бүгенге көндә сугышта катнашучының тол хатыны, тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Хәния апа Яр Чаллы шәһәрендә яшәп, тормыш иткән ике улының, оныкларының һәм оныкчыкларының уңышларына шатланып яши. Үзенә беркетелгән социаль хезмәткәре Шакирова Резида эшеннән бик канәгать.
2019 елның 18 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Җирдә хайваннар дөньясы” дигән викторина булып узды.
15 февраль 2019 ел. гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу көнендә Лениногорск шәһәренең “Хәрби һәм хезмәт даны" музеенда, Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан Республика иҗтимагый оешмасының Лениногорск бүлекчәсе рәисе Даутов Рамиль Таминдаровичлар Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» үзәгендә ведомствоара учетта торучы балигъ булмаганнар белән очрашты.
Безнең авыр заманнарда кеше хаман стресс шартларында тора.
18 нче февраль 2019 нчы ел, дүшәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова Ватанны саклаучылар көненә ир-атлар өчен үзенчәлекле бүләк ясау буенча мастер-класс үткәрде.
9 нчы февраль көнне Чистай шәһәренең «ТатнефтьОлимп» стадионында чистайлылар арасында һәр ел саен уздырыла торган Россия массакүләм чаңгы ярышы булып узды.
“Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш»ның яшь инвалидлар бүлеге инваспортсменнары Роман Дряхлых, Айдар Сафин, Диана Меннянова да әлеге бәйгедә актив катнашты. Интернат-йортта физкультура буенча интсруктор булып эшләүче Светлана Шигаева җитәкчелегендә алар ярышка бик җитди әзерләнде. Шуны искәртеп узарга кирәк, ярышта Айдар Сафин, Диана Меннянова физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус чаңгылар белән ярышты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, 1 км дистанция аралыгында Роман Дряхлых 1 урынны, Айдар Сафин 4 нче урынны яулады.
Барлык җиңүчеләр дә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Һәр ял көне Мамадыш муниципаль районы «Надежда» социаль приюты балалары белән “Олимп” боз сараенда тимераякларда шуып кайту яхшы гадәткә әйләнде.