9 нчы февраль көнне Чистай шәһәренең «ТатнефтьОлимп» стадионында чистайлылар арасында һәр ел саен уздырыла торган Россия массакүләм чаңгы ярышы булып узды.
“Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш»ның яшь инвалидлар бүлеге инваспортсменнары Роман Дряхлых, Айдар Сафин, Диана Меннянова да әлеге бәйгедә актив катнашты. Интернат-йортта физкультура буенча интсруктор булып эшләүче Светлана Шигаева җитәкчелегендә алар ярышка бик җитди әзерләнде. Шуны искәртеп узарга кирәк, ярышта Айдар Сафин, Диана Меннянова физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус чаңгылар белән ярышты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, 1 км дистанция аралыгында Роман Дряхлых 1 урынны, Айдар Сафин 4 нче урынны яулады.
Барлык җиңүчеләр дә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.