2019нчы елның 14 февраленда район тарихында беренче тапкыр «Гаилә-ул бик мөһим!” дип исемләнгән күп балалы гаиләләр Фестивале үтте. Инициатор булып Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмасының Балтач муниципаль районындагы “Әтиләр бердәмлеге” бүлекчәсе чыкты. Фойеда төрле мастер-класслар, фото күргәзмә оештырылды. Бәйрәмгә барлыгы 504 күп балалы гаиләләр чакырулы иде.
Бәйрәм 5 һәм аннан күбрәк гаиләләр парады белән башланып китте. Аларга район башлыгының рәхмәт хатлары һәм “Бердәм Россия” партиясенең истәлекле бүләкләре тапшырылды.
4 балалы гаиләләр сәхнәдә төрле номинацияләрдә чыгыш ясады, үзләренең гаилә серләре белән уртаклаштылар, “Әтиләр бердәмлеге” бүлекчәсе җитәкчесе Б.Б.Зиятдиновтан махсус бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Әлеге чара бөтен кешенең күңелендә матур хатирә булып калыр.
16 февраль көнне «Гнездышко» приютында безнең гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган Хәтер дәресе узды.
2019 елның 14 февралендә Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече "Минем имин дөньям" программасы кысаларында «Барысы да гаиләдән башлана» дигән чара үткәрде, чара әңгәмә формасында үтте. Анда ведомствоара учетында торучы өч ата-ана катнашты
Чараның максаты: ата-аналарга бер-берсен яратучы һәм бер-берсе турында кайгыртучы гаиләләр турында күзаллау бирү, гаиләгә һәм гаилә традицияләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру булды.
Бурычлар: гаилә кыйммәтләре турында күзаллауларны тирәнәйтү, гаилә бәхете турында белемнәрне киңәйтү, ата-аналарны балигъ булмаган балаларны тәрбияләүдә җаваплылыкка тарту. Ата-аналар киләчәктә үз балаларына карата мәхәббәт, наз, хөрмәт күрсәтсеннэр, үз гаиләсе өчен горурлану хислэрен тоя алсыннар иде.
Чара ахырында «Без тыныч балачак өчен»дигән буклетлар тапшырылды.
2019 елның 15 февралендә Теләче муниципаль районында "Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белгечләре волонтерлар белән берлектә «Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган» мемориалы янында чара үткәрде: Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулуга багышланган тантаналы митинг узды. Сугыштан кайтмаган иптәшләрен искә алу өчен ветераннар, волонтерлар, иҗтимагый оешма вәкилләре һәм яшьләр җыелды. Әфганстанда һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм чәчәкләр салдылар. Соңыннан район Мәдәният йортында Теләче муниципаль районының иҗат яшьләре һәм сәнгать коллективлары катнашында «Хәтер билгесе» дип исемләнгән концерт узды.
2019 елның 15 февралендә «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең актлар залында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм курсәту бүлекчәсе белгечләре, «Сириус» патриотик клубына йөруче балигъ булмаган балалар белән сугыш хәрәкәтләре ветераннары белән, Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан «Әфганстан-Тере хәтер»исеме астында очрашу оештырдылар.
15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тула.
Бу көнне иҗтимагый фондлар һәлак булган россиялеләрне искә акцияләре үткәрә. Вакыйгада катнашучылар хатирәләре белән уртаклашалар, язмышлары турында сөйлиләр. Мемориаль объектлар ачыла, һәйкәлләргә веноклар салына. Илебез иминлегенә зур өлеш керткән кешеләр хөрмәтләнә. Массакүләм мәгълүмат чараларында документаль һәм нәфис фильмнар күрсәтелә.
15.02.2011 ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистай муниципаль районындагы «Балкыш «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениеесе гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә хезмәт күрсәтүдә торучы балигъ булмаганнар да Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган митингта катнашты.
Күптән түгел безнең илдә Изге Вәли көнен билгеләп үттэ башладылар, аны мәктәп эскәмиясе балалары белә иде, әмма нигэ аны яшь кешеләр генэ билгеләп үтә алалар? Әйтик, «Гармония» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре «Туган республика халыклары традицияләре» программасы нигезендә Кәкре Атау авылына хезмәт күрсәтүдә булган өлкән гаилә парлары белән бәйрәм чарасы үткәрделәр.