Әфганстан- син минем йөрәгем сыкравы…

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

15 февраль 2019 ел., җомга

             2019 елның 15 февралендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече һәм социаль педагогы Ярмөхәммәтова Рәзилә һәм Шакирова Римма Әфган сугышы ветераннары белән берлектә түгәрәк өстәл уздырдылар. Әлеге чара истәлекле дата - 1989 нчы елда нәкъ 30 ел элек совет гаскәрләре Әфганстан территориясеннән чыгарылуына багышланган иде.

              Әлеге очрашу катнашучыларда җаваплылык хисен үстерүгә, яшүсмерләрдә актив  гражданлык позициясен формалаштыруга ярдәм итүгә, шулай ук Әфган сугышы тарихы белән танышуга, һәлак булганнарга карата патриотик бурыч һәм мәрхәмәтлек хисләре тәрбияләргә булышты.

             Әлеге чарада 13 социаль хезмәт алучы  катнашты.

             Очрашуга Тукай районының Әфган сугышы ветераннары - Насыйбуллин Айдар Мөзәкир улы, Шәйхетдинов Айрат Габделкәрим улы һәм Сәхбиев Шамил Заһит улы чакырылган иде.  

            Очрашу башында экраннан Әфганстан сугышы турында видеоязма күрсәтелде. Катнашучылар белән әңгәмә вакытында Айрат Габделкәримович хәрби операцияләрдә катнашуы, яшь өйрәтелмәгән солдат өлешенә нинди авырлыклар бирелүе турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Айрат Габделкәримович балаларга  үзенең хәрби бүләкләре турында сөйләде. Ветераннар сугыш чорыннан фоторәсемнәр күрсәттеләр. Катнашучыларга “Әфганстан- син минем йөрәгем сыкравы…” видеосюжеты күрсәтелде.

           Ватаныбызга риясыз хезмәт итү үрнәген бөтен дөньяга таныткан, гражданлык һәм интернациональ бурычларын намус белән үтәгән буын өчен эчкерсез горурлык хисләре безнең йөрәкләрдә мәңгегә истә калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International