«Хезмәт - димәк яшәү " программасы кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Иҗат шатлыгы»түгәрәге уңышлы эшләп килә. Жукова Марианна җитәкчелегендә интернат-йортта яшәүчеләр декупаж, скрапбукинг, квиллинг кебек технологияләр кулланып төрле әйберләр ясый. Социаль хезмәт алучылар дәресләргә бик теләп йөриләр, чөнки бер-берсе белән аралашудан уңай эмоцияләр алалар, кулларының вак моторикасын үстерәләр, шуңа күрә һәр яңа дәресне түземсезлек белән көтеп алалар. Биредә яшәүчеләр үз куллары белән ясалган эшләнмәләрне күп тапкыр интернат эчендә генә түгел, ә районара ярминкәләрдә һәм күргәзмәләргә куйдылар.
Социаль хезмәт алучылар Фәридә Шаһиева һәм Нина Майорова әйтүенчә : «Бу дәресләр ярдәмендә бездә яңа дуслар, мавыгулар ә иң мөһиме - алга таба яшәргә этәргеч барлыкка килде".
Бәйрәмнәр - яңа технологияләр тернәкләндерүгә өстәмә стимул булып тора. Менә Ватан сакчылары көне алдыннан да интернат-йортының хатын-кызлары ир-атларга котлау открыткалары рәвешендә бүләк бирергә булды. "Ир-атларыбыз тырышлыгыбызны югары бәяләр дип өметләнәбез", – ди социаль хезмәт алучы Федая Долгих.