Боз сараенда күңелле ял

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Һәр ял көне Мамадыш муниципаль районы «Надежда» социаль приюты балалары белән “Олимп” боз сараенда тимераякларда шуып кайту яхшы гадәткә әйләнде. Бу шөгыльне түземсезлек белән яшьүсмерләр генә көтеп алмый, балаларның килүен шугалакта эшләүчеләрдә сагынып көтеп алалар. Алдан шугалакны эзерләп, безне уңайлы вакытка чакыралар. Аларның мөлаем йөзләре күңелле ял итәргә ярдәм итә. Балаларның күбесе тимераякларда яхшы шуырга өйрәнде, инде ныклап аякта басып торалар.Беренче көннәрдә шуа белмәүчеләрдә күзгә күренерлек уңышларга ирешәләр.Бергәләшеп ял итү балаларны берләштерә, бер-берсенә ярдәмгә килергә, бер-берсенең уңышларына сөенергә өйрәтә.                                                                          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International