15 февраль 2019 ел. гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу көнендә Лениногорск шәһәренең “Хәрби һәм хезмәт даны" музеенда, Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Татарстан Республика иҗтимагый оешмасының Лениногорск бүлекчәсе рәисе Даутов Рамиль Таминдаровичлар Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» үзәгендә ведомствоара учетта торучы балигъ булмаганнар белән очрашты. Очрашу барышында балалар кайнар нокталарда хезмәт иткән солдатлар турында информация белән таныштылар; шулай ук бүгенге көндә Россия армиясенең солдатларның хезмәт итүе, хәрби частьләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында да сөйләде.
Даутов Рамил балаларга Әфганстандагы сугыш, җиңүләр, сугыш турында сөйләде. Шулай ук рус солдатларына нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде. Укучылар Әфганстандагы сугыш вакытында кулланылган коралларны, снарядларны карап кына калмадылар, кулларына алып тотып карадылар.
Мондый очрашулар яшүсмерләрдә патриотлык, сугышчы-интернационалистларга хөрмәт хисләре формалаштыруга ярдәм итә дип шик юк.