18 нче февраль 2019 нчы ел, дүшәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова Ватанны саклаучылар көненә ир-атлар өчен үзенчәлекле бүләк ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның кул астындагы материаллардан үзенчәлекле, креатив эшләнмәләр ясау юлы белән иҗади сәләтләрен үстерү.
Хезмәт буенча инструктор бүләк әзерләү процессын аңлатып, аны жыю тәртибен эшләп күрсәтте. Төп эш материалы итеп катыргы кәгазҗ, бизәү өчен -ефәк тасмалар, яраткан ирләренә яраклы размерда оекбашлар алынды. Әлеге иҗади эшчәнлектә иң кызыгы булып, оекбаштан «Гантель» рәвешендә серле, универсаль, көн саен кирәкле бүләкләр ясалды.
Чарада катнашучылар мастер-класс ахырында әлеге аксессуарны һәр ир-атның куллануын һәм бу бүләк беркайчан да артык булмавын ассызыклап үттеләр. Әзерләнгән бүләкләр ир - атларның күңеленә хуш килер дип ышанып калабыз, чөнки алар матур әйберләргә караганда кирәкле әйберләргә югарырак бәя бирәләр.
Чарада 9 кеше катнашты.