“Ватаныбыз тарихында истәлекле хәрби чор” проекты кысаларында түгәрәк өстәл, Балтач

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Агымдагы елның 16 нчы февралендә, Балтач муниципаль районындагы “Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Ватаныбыз тарихында истәлекле хәрби чор” проекты кысаларында түгәрәк өстәл артында әңгәмә булып узды. Чара барышында тернәкләнүчеләр, 1916 нчы елның әлеге көнендә рус гаскәрләре Юденич улы Николай җитәкчелегендә Эрзерум төрек ныгытмасын яулап алу турында мәгълүмат тупладылар.Шулай ук  чарада шул чордагы язучыларның истәлекле язмаларыннан өзекләр тыңланды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International