Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль эш буенча белгеч Микушова Галина Ивановна үз эшендә заманча технологияләр белән дә файдалана. Мәсәлән, гаиләгә сәфәр вакытында ул планшетта урнаштырылган "Хокукый навигатор» программасын куллана. Әлеге кушымтада түбәндәге категория халык өчен социаль ярдәм чаралары турында белергә була: алыштыручы гаиләләр; балигъ булмаган ата-аналар белән гаиләләр; күп балалы гаиләләр; сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр; 18 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче бер ата-ана белән гаиләләр; закон белән каршылыкта торучы балалар белән гаиләләр; өлкән яшьтәге гражданнар.