Ор авылында яшәүче Галимуллина Әминә Гарифулла кызына 18 февраль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директор урынбасары Фәния Йосыпова, Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы Рафил Салихҗанов, җаваплылыгы чикләнгән “Маяк” җәмгыяте директоры Хәлил Хаҗиевлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.