“Җәлил картлар һәм инвалидлар” йортында Роспотребнадзор белгечләре

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Респиратор инфекцияләре хәзерге көндә гомуми йогышлы авырулар патологиясендә иң мөһим проблема булып санала.

Татарстан Республикасы Әлмәт, Зәй,Лениногорск, Сарман районнарының Роспотребнадзор территориаль бүлеге идарәсенең белгечләре белән беррәттән “Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты” хезмәткәрләренә “Грипп һәм ОРВИга каршы профилактика” турында әңгәмә үткәрелде.

Алар гриппның нинди көчле вирус икәнен, аңа каршы  көрәшү чаралары белән дә таныштырдылар. Иң зур игътибар гриппка каршы  профилактига бирелде. Беренчедән -  грипп белән авыручыларны аерым бүлмәдә урнаштыру кулай; икенчедән – бүлмәләрне һәрдаим җилләтеп тору; өченчедән – чисталыкны саклау; төчкергәндә - йөткергәндә авыз – борынны  салфетка яки кулъяулык белән каплау зарур. Бүгенге көндә даруханәләрдә иммунитетны ныгыту, кискен респиратор авыруларны кисәтү препаратлары бихисап. Гриппка каршы прививка ясату – авырудан саклану өчен беренче адым. Һәм шулай ук чыныгу- кискен респиратор инфекцияләрне профиклактикалауда  аеруча әһәмияткә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International