Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Сарман муниципаль районындагы "Шәфкать " халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Әфган кайтавазы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

18 нче февраль көнне Сарман муниципаль районының " Шәфкатъ "халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен, Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан, "Әфганстан кайтавазы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә «Әфган көндәлеге», «Әфган тюльпаннары», «Әфганстанның кара кояшы», «Кабулдан һәйкәл», «Кабулдан коелган таң» әдәбиятлары, Әфганстанда сугышкан якташлар турында вакытлы матбугат мәкаләләре тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International