Саба муниципаль районының «Тургай» приютында тәрбияләнүче балалар үз куллары белән бүләкләр өчен уенчыклар ясадылар

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Уенчык-декоратив-гамәли сәнгатьнең иң борынгы төрләреннән берсе, ягъни безнең көнкүрешне бизәп торучы сәнгать. Гордеева Г. җитәкчелегендә балалар «папье-маше» техникасында бүләкләр һәм интерьер өчен сувенирлар ясадылар. Уенчыклар ясау- четерекле, мавыктыргыч һәм  осталык таләп итә торган хезмәт.

Балалар " папье-маше» техникасында эшне оештыруның үзенчәлекләре алымнары белән таныштылар, аларның иҗади сәләте, үз куллары белән кабатланмас эшләр булдыру теләге үсте, яңа белемнәр, осталык, күнекмәләр алуга ихтыяҗ барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International