«Минем эчке көчләрем» тренингы үткәрелде

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

“Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру кысаларында балигъ булмаганнар арасында суицидны кисәтү буенча  «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насыйрова социаль хезмәт алучылар белән «Минем эчке көчләрем» дип исемләнгән тренинг үткәрде.

Тренинг эчке көчләрне торгызуга юнәлдерелгән иде. Тренингның төп бурычлары - эчке көчләрнең һәм ресурсның нәрсә икәнен белергә ярдәм итү. Тренинг барышында эчке көчләрне торгызуның төп ысуллары өйрәтелде, ахырда «Минем эчке көчләрем»дигән арттерапия үткәрелде.

Чарада төрле категория гаиләләрдән 3 балигъ булмаган бала һәм 3 ата-ана катнашты.

Тренинг ахырында психолог тормыш көчләрен торгызуның мөһимлеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International