«Батырлыкка йөрәк белән кагыл! " исемле республика креатив-проекты

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

«Батырлыкка йөрәк белән кагыл! " исемле  республика креатив-проекты

13нчы февральдә  “Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе реабилитантлары

Яр Чаллы шәһәре педагогия көллиятендә «Батырлыкка йөрәк белән кагыл! " исемле  республика креатив-проектында катнаштылар. Креатив-проект кысасында « Мужество, подвиг, героизм » Республика проект эшләре конкурсы үткәрелде.  Анда үз эшләрен Яр Чаллы, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләре урта һөнәри белем бирү инклюзив командалары тәкъдим иттеләр.

Шулай ук чара кысаларында Яр Чаллы педагогия көллиятенең педагогика, психология һәм шәхси методикалар кафедрасы укытучысы Миләүшә Рафис кызы Хаматшина мастер-класс уздырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International