ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2019 ел
чәршәмбе

2019нчы елның 6 мартында район мәдәният үзәгендә  бәйрәм чарасы узды. Чарага 320 лаеклы аналар чакырылган иде. Чараны тантаналы рәвештә Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллин ачты, Республика «Ел Хатын-кызы. Ел ир-егете: Хатын-кыз карашы» конкурсында катнашучыларны  Лариса Давлетшина, Рөстәм Загидуллин һәм Миләүшә Хабибуллинаны бүләкләде, аларга грамоталар тапшырды. Шулай ук  «Татар диктанты» Халыкара акциясен оештыручыларга рәхмәт хатлары тапшырды.     

    Бәйрәмгә чакырылган әниләр игътибарына «Балтач» мәдәният үзәге артистлары әзерләгән концерт программасы тәкъдим ителде. Әниләр өчен чәй табыны әзерләнде.

6 март көнне, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Алабуга «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.Н.Рыбакова катнашында тәрбиягә бала алган һәм опекага алган гаиләләр белән очрашу узды.

6 нче март 2019 нчы ел, чәршәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хәйбулова һәм Мәдинә Хажарова “Бәхет телибез сезгә!” дигән мәдәни-ял бәйрәм чарасы уздырдылар.

Балтач җирлегендә яшәүче Гарипов Равил Хөсәен улына 5 март көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Энҗе Муллагалиева һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле буләк, авыл җирлегенән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан социаль хезмәт алучылар романсларны яхшы башкаручы Щетинников Юрий Николаевич белән очраштылар. Һәркем танылган романсларны гына түгел, ә сирәк башкарыла торганнары  белән дә тулысынча хозурлана алды. Концерт программасы барысына да ошады, хезмәт алучылар бик күп уңай тәэсирләр, эмоциональ бушану алдылар һәм шәһәребездә яшәүче иҗат кешесе белән таныштылар.

2019 елның 6 мартында “Теләче муниципаль районындагы “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта хезмәткәрләрнең гамәлләре, шулай ук «Родник «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасыннан хезмәткәрләрне террористик акт янаганда эвакуацияләү» темасына планлы күнекмә үткәрелде. Өйрәнүләр башланганчы Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча вәкаләтле вәкил хезмәткәрләр белән теоретик дәрес, инструктаж үткәрде.

     Күнегүләрнең максаты һәм бурычлары булып хезмәткәрләрнең террорчылык актлары белән янап, аларга җавап бирү һәм аларның үзара хезмәттәшлеге торышын тикшерү, учреждение территориясеннән хезмәткәрләренең ашыгыч эвакуацияне өйрәтү, эвакуация вакытында хезмәткәрләрнең уңышлы гамәлләр башкару өчен кирәкле һөнәри һәм психофизиологик әзерлегенә хәзерге дәрәҗәдә ярдәм итү торды.

     Өйрәнүләр барышында учреждение хезмәткәрләренең гамәлләре тикшерелде һәм эшкәртелде. Барлык хезмәткәрләр дә мөстәкыйль, тиз һәм дөрес эвакуацияләнделәр.

2019 елның  6 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Тән төзелеше”  дигән әңгәмә  булып узды.

4 март көнне приютта «Мин нишләргә тиеш? " темасына тематик әңгәмә үткәрелде. Әлеге әңгәмәдә балаларны терроризмга каршы көрәшергә өндәү булды, террористлар кулына эләксәң үзеңне ничек тотырга кирәклеге турында мәгълүмат бирелде.

Балалар тәрбияче белән бергә “Нәрсә ул терроризм?” “Бу сүз каян килеп чыга?” “Бу очракта үз-үзеңне ничек тотарга?” сорауларына җавап табарга тырыштылар.

Яшел Үзән муниципаль районындагы «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре өчен янгын сүндерү бүлеге музеена экскурсия оештырылды.

6 март  көнне Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында Роспотребнадзор хаты буенча  профилактик  әңгәмә уткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International