ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның  7 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “8 мартка открытка”  ясау буенча мастер – класс булып узды.

Грипп һәм ОРВИ - киң таралган чир. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру. Бу авыру белән без беренче ел гына очрашмыйбыз һәм аны дәвалауга караганда кисәтүнең яхшырак булуын күпләр аңлый.

Шушы көннәрдә изгелек һәм игелек кылу максатыннан “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өендә кунакта булдылар, аларга йомшак уенчыклар тапшырдылар. Балаларны йомшак уенчыклар белән  шәхси эшмәкәр, “Карапуз” кибете җитәкчесе Яхина Галина Николаевна сөендерде.

Өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар еш кына куркынычсызлык чаралары турында онытып җибәрә. Нәкъ әлеге категория гражданнар  җинаятьче  корбаннарына әверелә.

Шуны истә тотып, Менделеевск "Өмет яры" үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре үз карамагындагылар белән терроризмны кисәтү буенча инструктажлар даими рәвештә үткәрә. Бу атнада "Терроризм. Гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" темасына очрашу узды.

2019 нчы елның 6 нчы мартында Мамадыш муниципаль районының "Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе территориясендә бүлекчә хезмәткәрләре инвалидлар җәмгыяте белән берлектә бәйрәм чаралары үткәрделәр"Расступись, халык, масленица уза".

Буген безнең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Масленица» бәйрәме гөрләп үзды. Буа шәхәре балалар сәнгәт мәктәбе коллективы узебезнең коллектив белән берлектә җыелган өлкәннәребез жыр-биюләр, кызыклы такмаклар, һәм, әйлән-бәйлән ясап, куңелле уеннарда катнаштылар әлбәттә, коймаклар чамадан артык булды дисәк тә, ялгыш булмас! 


6
март, 2019 ел
чәршәмбе

“Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” Халыкара – хатын кызлар бәйрәме үтте.

8 Март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Тимершык авыл клубы хезмәткәрләре Лесхоз интернат-йортында яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар өчен матур һәм мавыктыргыч концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Хатын-кызлар көненә багышланган җырлар, шигырьләр һәм биюләр булды.

2019 елның 4-5 март көннәрендә, «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге специалисты Хөсәенова Л.З.янгынга каршы хезмәт һәм газ хезмәткәрләре беләнберлектә социаль яктан куркыныч гаиләләргә бардылар. Тикшерү барышында газ һәм электр җиһазларының, мичнең торышын карап чыктылар.Әлеге профилактик чара барышында хезмәткәрләр торак биналарны янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерделәр. Барлык гражданнар белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәклеге турында белешмәлек-листовкалар тапшыру белән инструктаж үткәрелде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп яшендәге балалар белән янгыннарны кисәтүгә, ут белән уйнауга һәм көнкүрештә, уку йортында һәм урманнарда куркынычсызлык күнекмәләренә өйрәтүгә, шулай ук янгын яки башка гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта гамәлләр буенча әңгәмәләр үткәрелде.  Газ, электр җиһазлары һәм мичнең торышын карап чыгу үткәрелде.Җитешсезлекләр ачыкланган очракта, хезмәткәрләр бу җитешсезлекләрне вакытында бетерү буенча чаралар күрергә тәкъдим иттеләр.

2019 елның 6 мартында Югары Утар балалар йортында «Шәфкатьлелек» бүлегендә тәрбияче Эзекова Энҗе Рафаэль кызы «Яратканнарыма бүләк" исеме астында кул эшләнмәләре ясау буенча шөгыль үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International