“Профиалктик эш”

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

2019 елның 4-5 март көннәрендә, «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге специалисты Хөсәенова Л.З.янгынга каршы хезмәт һәм газ хезмәткәрләре беләнберлектә социаль яктан куркыныч гаиләләргә бардылар. Тикшерү барышында газ һәм электр җиһазларының, мичнең торышын карап чыктылар.Әлеге профилактик чара барышында хезмәткәрләр торак биналарны янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерделәр. Барлык гражданнар белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәклеге турында белешмәлек-листовкалар тапшыру белән инструктаж үткәрелде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп яшендәге балалар белән янгыннарны кисәтүгә, ут белән уйнауга һәм көнкүрештә, уку йортында һәм урманнарда куркынычсызлык күнекмәләренә өйрәтүгә, шулай ук янгын яки башка гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта гамәлләр буенча әңгәмәләр үткәрелде.  Газ, электр җиһазлары һәм мичнең торышын карап чыгу үткәрелде.Җитешсезлекләр ачыкланган очракта, хезмәткәрләр бу җитешсезлекләрне вакытында бетерү буенча чаралар күрергә тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International