Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортында «Шәфкатьлелек» бүлегендә «Яратканнарыма буләк» дип исемләнгән шөгыль.

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Максат: балаларны чәчәк композициясе төзергә, рәсем ясаган вакытта клей белән файдалана белергә, кул чуклары күнекмәләрен ныгытырга, балаларның сәләтләрен үстерергә һәм уңай тәэссирләр булдыру. Жылы кояш нурларына төренеп, гөрләвекләр белән йөгереп, язның беренче ае- март та килеп җитте. Әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме – 8 Март – Халык-ара хатын- кызлар көне. Тәрбияче апалары белән берлектә балалар тырышып, яраткан апаларына бүләкләр әзерләделәр. Балалар кызыл, сары, зәңгәр чәчәкләрне матур итеп ябыштырганда, бар күңелләрен салып, матур булсын дип эшләделәр. Шөгыль барышында балалар кул эшләнмәләрен ясау белән кызыксынып, яратып эшләделәр. Барысы да үткәрелгән шөгыльдән бик канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International