6 нче март 2019 нчы ел, чәршәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хәйбулова һәм Мәдинә Хажарова “Бәхет телибез сезгә!” дигән мәдәни-ял бәйрәм чарасы уздырдылар.
Чараның максаты: бәйрәм кәефен булдыру, хатын-кызларга карата мәхәббәт, хөрмәт хисләре үстерү, үзләренең сәләтләрен күрсәтү һәм социаль активлык ихтыяҗларын канәгатьләндерү иде.
Бәйрәм чарасын оештыручылар социаль хезмәт алучыларның декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе белән ачып җибәрделәр. Катнашучылар бисердән торган картиналар, агачлар, ефәк тасмалардан чәчәк бәйләмнәрен карадылар һәм кул осталарының фантазияләренә, сабырлыкларына сокландылар. Дәртле гармун моңнары астында бәйрәм кичәсе дәвам итте.
Музыкаль кичә барышында хатын-кызларны котлап җылы, матур сүзләр яңгырады. Аларга бүләк итеп ир-атлар мактау сүзләре әйттеләр һәм рухландыручы шигырьләр укыдылар. Бию түгәрәгендә катнашучыларның фигуралы вальслары чараның бизәге булды. Ике гармунчы уйнавына җырлаган җырлар, татар, рус халык биюләре хатын-кызларның иң нечкә хисләрен кузгаттылар. Соңыннан теләүчеләр “Әнием вальсы” җыр ритмында бию башкардылар. Социаль хезмәт алучылар чарадан канәгать калдылар, оештыручыларга һәм барлык катнашучыларга рәхмәт белдерделәр.
Чарада 42 кеше катнашты.