Хатын-кызлар бәйрәме алдыннан социаль хезмәт алучылар романсларны яхшы башкаручы Щетинников Юрий Николаевич белән очраштылар. Һәркем танылган романсларны гына түгел, ә сирәк башкарыла торганнары белән дә тулысынча хозурлана алды. Концерт программасы барысына да ошады, хезмәт алучылар бик күп уңай тәэсирләр, эмоциональ бушану алдылар һәм шәһәребездә яшәүче иҗат кешесе белән таныштылар.