Алабуганың «Доверие» үзәгендә тәрбиягә бала алган ата - аналар клубы очрашуы узды

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

6 март көнне, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Алабуга «Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.Н.Рыбакова катнашында тәрбиягә бала алган һәм опекага алган гаиләләр белән очрашу узды. Әлеге очрашу үзәкнең яңа эш юнәлеше - тәрбиягә бала алган ата-аналар клубы кысаларында оештырылды. Очрашу чәй табыны артында тәрбиягә бала алган эниләр балаларның уңышлары белән уртаклаштылар. Ата-аналар психологик, юридик, педагогик мәсьәләләр буенча төрле оешмалар белгечләре белән киңәшләшергә мөмкин булган берләшмә булдыру кирәклеген билгеләп үттеләр. Үзәк  директоры урынбасары үзәкнең социаль хезмәтләре турында мәгълүмат белән таныштырды, гаиләлзр  өчен сенсор бүлмәсендә танышу дәресе һәм иҗади мастер-класс үткәрелде. Клуб кысаларында ирекле аралашудан тыш, гаиләләр өчен төрле мәдәни һәм ял чаралары оештыру да күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International