2019нчы елның 6 мартында район мәдәният үзәгендә бәйрәм чарасы узды. Чарага 320 лаеклы аналар чакырылган иде. Чараны тантаналы рәвештә Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллин ачты, Республика «Ел Хатын-кызы. Ел ир-егете: Хатын-кыз карашы» конкурсында катнашучыларны Лариса Давлетшина, Рөстәм Загидуллин һәм Миләүшә Хабибуллинаны бүләкләде, аларга грамоталар тапшырды. Шулай ук «Татар диктанты» Халыкара акциясен оештыручыларга рәхмәт хатлары тапшырды.
Бәйрәмгә чакырылган әниләр игътибарына «Балтач» мәдәният үзәге артистлары зәзерләгән концерт программасы тәкъдим ителде. Әниләр өчен чәй табыны әзерләнде.