2019 елның 6 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Тән төзелеше” дигән әңгәмә булып узды. Шөгыльнең максаты булып балаларга тән төзелеше турында белемнәр бирү булды.
Шөгыль башында балалар кроссворд чиштеләр, тән төзелеше турында картиналар карадылар, кеше турында белемнәр бирелде. Икенче өлештә “Бу минем тәнем” дигән мультфильм каралды.
Шөгыль азагында нәтиҗәләр ясалды.