“Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” “Тукыма бәхете” дигән тренинг
Мамадыш шәһәренең ГАУСО КЦСОН "Забота " үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Гөлназ Гыйниятова җитәкчелегендәге "ветераннар хоры" иҗади коллективы еш кунак булып тора.
14 нче март 2019 нчы ел, пәнҗешәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова эшче һөнәрләр елы кысаларында «Резюме төзү» буенча мастер-класс үткәрде.
Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча чаралар даими рәвештә үткәрелә.
2019 елның 11 мартында Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендәге актлар залында социаль педагог Гөлнара Пряничникова һәм күңел ачу агентлыгы «Мафия» белән берлектә «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән темага рәсем конкурсына нәтиҗәләр ясадылар. Конкурсның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Әлеге чарада унсигез балигъ булмаган бала катнашты.
5 март көнне Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты тәрбиячесе Тимергалиева Л.Х. балалар белән “Йолдызларның төсле дөньясы” дип исемләнгән дәрес үткәрде.
Өлкән кешеләрнең иммунитеты организмны инфекцияләрдән начаррак саклый, өстәвенә, сүз грипп турында барса.
Агымдагы елның 12 мартында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләренең айлык укуы булып узды, анда 43 социаль һәм 1 медицина хезмәткәре катнашты.
Полиция җитәкчесе Илнур Җиһаншин «Социаль мошенниклык!» темасына чыгыш ясады.
«Наз» үзәге юристы Тәнзилә Хәлиуллина һөнәри этика Кодексы һәм социаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибе белән таныштырды.
Үзәк директоры Гөлнара Әхмәдиева социаль карамакта торучыларның хуҗалыкларындагы газ һәм мич җиһазларының эшкә сәләтлелеген тикшерү буенча комиссия эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды.
Директор урынбасары Фәния Йосыпова хезмәткәрләргә язгы ташу, хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында искәртте. Аннан соң янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүне тикшерү өчен тест үткәрде.
Медицина хезмәткәре Гөлшат Абдуллина "ВИЧ һәм саклык чараларын профилактикалау» темасына чыгыш ясады.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина «Язгы игелек атнасы» һәм «Тылсымлы яшеллек» акцияләре башлану турында игълан итте.
Балтач муниципаль районында янгын куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан социаль карамакта торучы өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә рейдлар оештырылды.
Әлеге чарада «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, дәүләт янгынга каршы хезмәте, җирле үзидарә органнары, газ хезмәтләре хезмәткәрләре катнашты.
Һәр йорт белән көнкүрештә газ куллану турында әңгәмәләр, ут белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы турында инструктажлар үткәрелде. Тикшерү барышында йорт хуҗалыкларындагы газ һәм мич җиһазларының техник торышына аерым игътибар бирелде. Ачыклаган җитешсезлекләрне вакытында бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар күреләчәк.
Масленица-ул кыш белән хушлашу һәм язны каршы алу.
10 март көнне Иске Икшермә авылы Мәдәният йорты мәйданында «Масленица» бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм күңелле музыка белән башланып китте.
Бәйрәмдә балалар авыл халкы белән бергә кышны озаттылар һәм язны каршыладылар. Балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар: Масленица тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, рус халык уеннарында катнаштылар, җырладылар һәм биеделәр. Соңыннан алар бик теләп тәмле коймак белән чәй эчтеләр.
Бәйрәм бик күңелле үтте.