Мамадыш шәһәренең ГАУСО КЦСОН "Забота " үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Гөлназ Гыйниятова җитәкчелегендәге "ветераннар хоры" иҗади коллективы еш кунак булып тора. Аларның матур башкаруы, позитив кәеф, кызыклы һәм төрле программа, Илфир Исламовның баянда уйнавы һәр җырны тоярга мәҗбүр итә. Залда күңелле кәеф, дәрт хөкем сөрде, җырчылар һәм тыңлаучылар бердәм хор булып тоелды. Безнең ял итүчеләрнен психоэмоциональ торышы һәм иҗади потенциалы яхшырды. Күпъеллык хезмәттәшлек өчен район мәдәният йорты директоры Рәмис Давыдовка рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.