14 нче март 2019 нчы ел, пәнҗешәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова эшче һөнәрләр елы кысаларында «Резюме төзү» буенча мастер-класс үткәрде.
Мастер-классның максаты: социаль хезмәт алучыларны заманча резюмеларны төзү таләпләре һәм эш эзләгәндә аның роле белән таныштыру.
Резюме-эшкә алганда таләп ителә торган рәсми документ, анда кешенең гадәте, эш тәҗрибәсе, белеме турында һәм эшкә кагылышлы мәгълүматләр туплана.
Мастер-класс барышында социаль хезмәт алучылар «Резюме» төшенчәсе һәм аның структурасы белән таныштылар. Социаль хезмәт алучылар «Резюме структурасы» белешмәләрен файдаланып, күнегүләр ясадылар, үз резюмеләрен төзеделәр. Соңыннан катнашучылар үз резюмеларын укыдылар, күнегүләрне башкарганда нинди кыенлыклар чыгуы турында фикер алыштылар.
Чара җылы, күңелле атмосферада узды. Мастер-класс үткәргәннән соң, катнашучылар әлеге материалның танып-белү һәм файдалы булуын әйтте, чөнки аларга әңгәмә вакытында үзпрезентация проблемалары белән очрашырга туры килә.
Мастер-класста 6 кеше катнашты.