“Йолдызларның төсле дөньясы” - ДКО "Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты"

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

5 март көнне Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йорты тәрбиячесе Тимергалиева Л.Х. балалар белән “Йолдызларның төсле дөньясы” дип исемләнгән дәрес үткәрде.

Дәреснең максаты: балалар арасында дустанә мөнәсәббәт тудыру; мускулларының киеренкелеген йомшартуга ирешү.

Дәрес сенсор бүлмәдә уздырылды. Анда бала катнашты.

Дәрес башында тәрбияче балаларга  “Минем йолдызлы исемем” дигән күнекмә уен уйнатты. Балалар түгәрәкләнеп утырдылар һәм исемнәрен әйтеп бер-берсенә тупны җибәрделәр. Бу уен баланың үз исеменә һәм иптәшенең уңай мөнәсәббәт тәрбияләү максатыннан уздырылды.

Аннан соң тәрбияче бүлмә утын сүндереп “йолдызлы күк йөзен” кабызды. Балалар кызыксынып төрле төстәге йолдызларны күзәттеләр. Тәрбияче аларга һәр төснең нәрсәгә сәләтле икәнен аңлатты. Мәсәлән: кызыл төс безгә энергия бирә, зәңгәр төс табигать төсе – ул өмет бирә, ә сары төс безгә шатлык хисе өсти.

Алга таба тәрбияче һәр балага уңайлы итеп утырырга һәм үзе белән тылсымлы утрауга сәяхәт итәргә чакырды.

Балалар күзләрен йомып үз уйларына чумдылар. Берникадәр вакыттан соң алар күзләрен ачтылар һәм үзләренең ниләр турында хыялланганнарын сөйләделәр.

Дәрес ахырында тәрбияче балалрга “Елмаю” уенын уйнатты. Һәр бала үз йолдызын табып аңа елмайды.

Балалар бу үзенчәлекле дәрестән бик кәнагәть калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International