ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

“Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” “Кәефсезлеккә бездә урын юк” исемендә дәрес үткәрелде.

   2019 елның 13 нче һәм 14 нче  март көннәрендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре  гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Челныгаз ЭПУ хезмәткәрләре һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре белән берлектә Кече Шилнә авыл җирлегенең 70 яшьтән өлкән һәм күп балалы гаиләләренә план буенча чыгу оештырылды. Йөрү барышында йорт хуҗалыкларында газ һәм мич җиһазларының эшкә яраклылыгы тикшерелде.

   

2019 нче елның 13 нче мартта  «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тукай үзәк район хастаханәсендә» «Баланың эчке яктан үсеше»темасына яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча гамәли дәрес үткәрде.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгының Азнакай муниципаль районындагы “Өмет” Халыкка Социаль Хезмәт Күрсәтү Комплекслы Үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе социаль тернәкләндерү бүлекчәсе шәфкать туташы Гарипова А.Т. 13 нче мартта социаль хезмәтләр алучыларга гриппны дәвалау һәм профилактикалау буенча клиник тәкъдимнәр турында әңгәмә үткәрде. Гриппның һаман да актуаль булуы хакында сөйләде. Вакцинацияләр үткәрүгә карамастан, бигрәк тә халыкның яклауга мохтаҗ төркемнәре арасында үлем очраклары теркәлүе хакында искәртте.

Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат - йортында өлкән яшьтәге гражданнар һәм яшь инвалидлар арасында шахмат-шашка турниры булып узды.   Әлеге чараның максаты - интеллектуаль спорт төрләрен (шахмат, шашка) популярлаштыру, аларга өлкән яшьтәге гражданнарны җәлеп итү һәм аларның актив яшәү рәвешенә булышлык итү. Кыска гына вакыт эчендә катнашучылар логик фикерләү, үз йөрешләрен санап, көндәшләренең гамәлләрен һәм йөрисе юлларын алдан уйларга өйрәнделәр.

Арчаның «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре «Янгын куркынычсызлыгы һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре»дигән профилактик чара уздырдылар.   

2019 елның  13 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Чисталык - сәламәтлек нигезе”  дигән дәрес үткәрелде.

“Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында”  “Флористика” түгәрәге

“Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында”  “Флористика” түгәрәге

Түбән Кама шәһәре "Веста" үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина 10 бала һәм аларның ата-аналары арасында "Әни+бәби" клубы кысаларында "Әни ярдәмчеләре" темасына дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International