“Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” “Тукыма бәхете” дигән тренинг

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

“Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” психолог Нәҗметдинова Г.М.  «Тукыма бәхете» дигән темага мини-тренинг үткәрде. 

Мини-тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларда үз-үзеңне күрсәтү сәләтен үстерү һәм алардагы психологик киртәләрне бетерү, актив уеннар ярдәмендә аралашу һәм коммуникатив күнекмәләрен формалаштыру, тыңлый белү.

Чара традицион булмаган сәламләү белән башланды. Катнашучылар «Бәхет җебе» күнегүе аша,  үзләре турында гына түгел, башкалар турында да уйларга кирәк булганлыгына төшенделәр. “Бәхет нәрсәдә?” дигән сорауларга җавап биреп, үзләренең шәхес буларак көчле якларын аңларга ярдәм итте. “Зоопаркка сәяхәт” дигән күнегү ясадылар, бу күнегү аларда психоэмоцианаль көчәнешен төшерү өстендә эшләнә. Соңыннан “Мандала  бәхете”н буядылар.Чара ахырында катнашучылар үткәрелгән чарадан алган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, мондый шөгыльләр үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрне тирән танып белергә  ярдәм итә дип билгеләп үттеләр.

     Социаль хезмәт алучылар тыныч һәм җылы атмосферада узган тренингтан уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар. Тренингны үткәргәннән соң, катнашучыларның  үз-үзләрен танып белүләре,  абруйларының һәм башка кешеләргә булган хөрмәт хисләренең үсү процессы активлашты.

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International