Айлык уку, Балтач

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

 

 

Агымдагы елның 12 мартында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләренең айлык укуы булып узды, анда 43 социаль һәм 1 медицина хезмәткәре катнашты.

Полиция җитәкчесе Илнур Җиһаншин «Социаль мошенниклык!» темасына чыгыш ясады.

«Наз» үзәге юристы Тәнзилә Хәлиуллина һөнәри этика Кодексы һәм социаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибе белән таныштырды.

Үзәк директоры Гөлнара Әхмәдиева социаль карамакта торучыларның хуҗалыкларындагы газ һәм мич җиһазларының эшкә сәләтлелеген тикшерү буенча комиссия эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды.        

Директор урынбасары Фәния Йосыпова хезмәткәрләргә язгы ташу, хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында искәртте. Аннан соң янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүне тикшерү өчен тест үткәрде.

Медицина хезмәткәре Гөлшат Абдуллина "ВИЧ һәм саклык чараларын профилактикалау» темасына чыгыш ясады.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина «Язгы игелек атнасы» һәм «Тылсымлы яшеллек» акцияләре башлану турында игълан итте.

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International