Өлкән кешеләрнең иммунитеты организмны инфекцияләрдән начаррак саклый, өстәвенә, сүз грипп турында барса. Шәфкать туташы өлкәннәргә гриппны профилактикалауның иң яхшы чаралары үз иммунитетын формалаштыру турында сөйләде. Моңа сәламәт яшәү рәвеше, сыйфатлы туклану, поливитаминнар кабул итү ярдәм итә. Саф һавада физик күнегүләр кебек кәефне бернәрсә дә күтәрми. Йоклар алдыннан йөрү, иртән зарядка -көндәлек күнегүләрнең мәҗбүри булуын онытмаска кирәк.
Лекция зур кызыксыну уятты һәм булган сорауларга җаваплар бирде.