ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2019 ел
җомга

2019 елның  14 мартында Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Загидуллина Алия Ильдус кызы ведомствоара  “Без бергэ” исемле программа буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендә йөкле хатынкызлар белән “Бала көткәндә” темасына очрашу үткәрелде. Очрашу кысаларында хатын-кызлар белән йөкле  вакытта киләчәктә аңлы рәвештә әни булулары турында  әнгәмә  корылды, тугыз кешегә буклетлар өләшенелде.

Утырышта уздырган чараның максаты: "адреслы" хәбәрдәр системаны булдыру,  яшьләр һәм яшь гаиләләрдә булган педагогик, юридик  проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты - яшь гаиләләргә гаилә төзүне  планлаштыру буенча ярдәм итү

Интернат-йортта мөстәкыйль хәрәкәт иткәндә кыенлыклар кичерүче һәм киңлеккә ориентлашуда ярдәм алучы кешеләр яши.

Югары Ослан картлар һәм инвалидлар  интернат –йорты”нда хезмәт буенча инструктор гөл чүлмәкләрен  декорацияләү(бизәү) буенча   монда яшәүчеләр белән эш күнекмәләре  үткәрде

“Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” – Гарденотерапия

Шул максаттан 2019 елда “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы тарафыннан “Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалауда мәгълүмати куркынычсызлык формалаштыру” технологиясе тормышка ашырыла. Дәресләрдә түбәндәге мәсьәләләр тикшерелә: цифрлы дөньяның тискәре һәм уңай яклары,  Интернетта эшләүне  хокукый җайга салу, социаль челтәрләр, фейклар, интернет челтәрендә репутация һәм башкалар. Биредә яшүсмерләр  компетентлыкка, нәкъ менә Интернет һәм социаль челтәрләрдән дөрес файдалана белергә һәм алынган мәгълүматны ышанычлы, нәтиҗәле һәм куркынычсыз итеп сайлап алырга һәм кулланырга өйрәнәләр.


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019нчы елның 14нче мартында Мамадыш муниципаль районында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан, балалар белән Мамадыш районының «Формекс» тегү фабрикасына экскурсиядә булдылар.

    Балигъ булмаганнарны алкогольнең организмга зарарлы йогынтысы һәм алкоголь бәйлелекне үстерү турында мәгълүмат бирү һәм тирә-юньне алкогольгә тартуда каршы тору сәләтен булдыру максатыннан, Кама Тамагы урта мәктәбендә «Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова балигъ булмаганнар белән «Хәмернең зыяны турында хәбәрдарлык»дигән темага лекция-әңгәмә үткәрде.

   «Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы» акциясе кысаларында 2019 нчы елның 14 нче мартында  өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре өлкәннәребез өчен саф һавада «Скандинавиячә йөрү», «Агашин тренажерлары» һәм мини степперлар белән физик күңегүләр үткәрделәр. Өлкәннәребез бу чараны бик яратып кабул иттеләр һәм саф һавада физик күңегүләр үткәрүне дәвам итүне сорадылар.      

      

“Өлкәннәр куркынычсызлыгын саклау” программасы нигезендә 2019 елның 14 мартында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә инвалидлар hәм өлкәннәр Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлек командиры Перемечев Эдуард Николаевич белән очрашты.

Очрашу барышында Эдуард Николаевич республикада булган янгыннар, аларның килеп чыгу сәбәпләре hәм саклык чаралары  турында сөйләде. Күп очракта янгыннар кешеләрнең саксызлыгы аркасында килеп чыгуын искәртеп китте.

 Шулай ук янгын чыгу куркынычын кисәтү җайланмасы турында тулы мәгълүмат бирде, бу җайланманы каян алырга hәм ничек урнаштыру кагыйдәләре турында сөйләде.

 

2019 елның  14 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Юлда куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән дидактик уен үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International