Лениногорск муниципаль районындагы«Исток – Башлангыч» халыкка социаль хезмәт курсәтү үзәгендә «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» темасына рәсем конкурсына йомгак ясалды

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

2019 елның 11 мартында Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендәге актлар залында социаль педагог Гөлнара Пряничникова һәм күңел ачу агентлыгы «Мафия» белән берлектә «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән темага рәсем конкурсына нәтиҗәләр ясадылар. Конкурсның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Әлеге чарада унсигез балигъ булмаган бала катнашты.

           Конкурс комиссиясе алдында җиңүчеләрне билгеләү бик катлаулы булды, чөнки һәр бала рәсеме якты, үзенчәлекле. Барлык катнашучылар грамота белән бүләкләнде, әмма Леди Баг һәм Паукка  кунакка килү балалар өчен төп сюрприз булды. Балалар уен программасында бик теләп катнаштылар, әкият геройлары балаларны сокландырдылар. Шатлыклы фотосессия үткәрделәр һәм шарлардан үзләренә бүләкләр ясадылар.

          Бер бала әнисе Тамара Бурыкина үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты: «Искиткеч бәйрәм, күтәренке кәеф, энергия һәм позитив өчен зур рәхмәт! Бала бик канәгать калды. Рәхәтләнеп яңа очрашулар көтәбез».

          «Мафия» күңел ачу агентлыгына хәйрия чарасын оештыруда зур рәхмәт белдерәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International