ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2019 ел
җомга

2019 елның 11 нче мартыннан 22 нче мартына кадәр, Баулы районының «Милосердие» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» акциясе старт алды.

Сәламәмлекләрен яхшырту һәм физик активлыкларын яхшырту максатыннан Мамадыш картлар һәм инвалидлвр йортында скандинавларча йөрүне дәвам итәләр.Һәр атнада физик күнегүләр белән дәвалау инструкторы җитәкчелегендә саф һавада күнегүләр үткәрәләр. Мондый йөреп кайтулар сулыш һәм йөрәк-кан тамырлары системасына, терәк-хәрәкәт аппаратын дәвалауга йогынты ясый. Моннан тыш таяк белән саф һавада йөрү кәефләрен күтәрә, табигать  һәм бер-берең белән аралашу уңай хисләр тудыра.

2019 елның 15 мартында Теләче муниципаль районының “Родник” Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү” бүлекчәсе белгече Зиннәтова Г.Р. «Бакчачы» клубы кысаларында  чираттагы дәресен үткәрде.  Дәреснең максаты: социаль хезмәт алучыларны җәйге бакча чәчәкләренең төрләре белән таныштыру, аларны дөрес чәчәргә һәм үсентеләрне ачык грунтка утыртырга өйрәтү иде. Клубта катнашучы  зур теләк һәм хезмәт сөючәнлек белән эшкә алынды һәм үз куллары белән беренче тапкыр чәчәкләр утыртты. Эш барышында ул бик күп сораулар бирде һәм бу шөгыль аңа бик ярдәм итте дип белдерде.

Бүген «Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йорты»  директор Рузилә Бәширова җитәкчелегендә һәм җаваплы затлар «Кешеләрне эвакуацияләү, янгын чыккан һәм башка гадәттән тыш хәлләр булган очракта персоналның гамәлләрен эшләү»темасына теоритик дәрес үткәрде.

 Чараны “Какаду” бәйрәм оештыру агентлыгы хезмәткәрләре үткәрде.  Тамаша җырлар, мәзәкләр белән башланып китте. Аннан соң агентлык хезмәткәрләре социаль хезмәтләр алучыларны ике командага бүлеп көч һәм җитезлеккә уеннар, конкурсларда ярыштырдылар. Чара ахырында инде кемнең җиңүе мөһим түгел иде, барысы да уңай эмоцияләр алдылар. Бәйрәм ахырында барлык катнашучылар кәгазь битләрендә үтеп баручы кышның күңелсез очраклары турында яздылар һәм аларны ерткалап ташладылар.

2019 елның 13 мартында “Язгы изге эшләр атнасы” - «ДОБРЫЙ ТАТАРСТАН- МӘРХӘМӘТЛЕ ТАТАРСТАН» акциясе кысаларында, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, район үзәк китапханәсе белгечләре белән, социаль ярдәм алучы балалар өчен “Дуслык һәм изгелек юлы” дигән конкурс программасы оештырдылар.

2019 елның 14 мартында «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Кукмара муниципаль районының туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре белән берлектә «Кечкенә җиңүләр» программасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм ата-аналар өчен экскурсия үткәрделәр.

        Экскурсия барышында балалар экспонат, экспозиция турында белделәр, музейда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр. Балалар өчен уңайлы формада Ватан тарихы һәм мәдәнияте турында сөйләделәр.

        Мондый чараларны оештыру һәм уздыру мөмкинлекләре чикләнгән балаларның танып-белү өлкәсен киңәйтә, аларның коммуникатив күнекмәләрен формалаштыра, шулай ук яңа уңай тәэсирләр һәм хисләр алырга мөмкинлек бирә.

 

 

 

       15 нче март 2019 нчы ел, җомга

«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура дәвалау инструкторы Ләйсән Зиянгирова “Без спортны яратабыз” дигән спорт бәйрәме үткәрде.

2019 елның  14 мартында Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Загидуллина Алия Ильдус кызы ведомствоара  “Без бергэ” исемле программа буенча Кукмара муниципаль район шифаханасендә йөкле хатынкызлар белән “Бала көткәндә” темасына очрашу үткәрелде. Очрашу кысаларында хатын-кызлар белән йөкле  вакытта киләчәктә аңлы рәвештә әни булулары турында  әнгәмә  корылды, тугыз кешегә буклетлар өләшенелде.

Утырышта уздырган чараның максаты: "адреслы" хәбәрдәр системаны булдыру,  яшьләр һәм яшь гаиләләрдә булган педагогик, юридик  проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты - яшь гаиләләргә гаилә төзүне  планлаштыру буенча ярдәм итү

Интернат-йортта мөстәкыйль хәрәкәт иткәндә кыенлыклар кичерүче һәм киңлеккә ориентлашуда ярдәм алучы кешеләр яши.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International