“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Юлда куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән дидактик уен үтте

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

2019 елның  14 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Юлда куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән дидактик уен үтте. Көндезге бүлек тәрбиячеләре уен аша балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне ныгыту һәм катлаулы шартларда бердәм дөрес чишелеш табарга өйрәтүне максат итеп куйдылар. Уен кыры һәм танып – белү сюжеты уенчыларга яхшы кәеф бүләк итте. Исәп – хисап ясау буенча машина йөртүченең беренче йөреш хокукы булды, чират буенча һәр сары фишка янында тукталдылар, биремнәргә җавап бирделәр. Уен машина йөртүчеләрнең берсе финишка килеп җиткәч тәмамланды. Уенда катнашучыларның барысы да бик күп уңай тәэсирләр һәм күтәренке кәеф алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International