“Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” – Гарденотерапия

2019 елның 15 марты, җомга

“Җәлил картлар  һәм  инвалидлар йортында”  гарденотерапия технологиясе буенча эш алып барыла. Менә буген дә,14 март көнне,  өлкәннәребез белән  шушы терапия кысаларында эш башкардык. Гарденотерапия – өлкән кешеләребезгә   психосоциаль  һәм хезмәт реабилитациясе  юнәлеше  булып  тора. Бу юнәлештә алар чәчәкләр, гөлләр  белән эш итә. Атнага бер көн өлкәннәр гөлләрнең тузанын сөртеп, төпләрен йомшарту белән шогыльләнәләр. Бу технология  өлкәннәргә үз-үзен үстерү һәм аралашу өчен уникаль мөмкинлек һәм  тере табигать дөньясы белән аралашу да булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International