Замана балалары-интернет-технологияләр өлкәсендә тәрбияләнгән буын һәм мәктәпкәчә яшьтә үк интернет бала тормышының аерылгысыз өлешенә әверелә. Социаль челтәрләрдән файдалану хәзерге яшьләр тормышында зур роль уйный. Хәзерге вакытта дөньяда өч йөздән артык социаль челтәр исәпләнә.
Башта социаль челтәрләр гади функцияне – кешеләр арасында элемтә тәэмин итүне үтәделәр. Әгәр ун еллар элек, ерак туганнар яки дуслар белән элемтәгә керү өчен, кыйммәтле шалтыратулар ясарга яки хатлар язарга кирәк булса, хәзер моның өчен санаулы минутлар да җитә. Кызганычка каршы, вакыт узу белән, социаль челтәрнең файдадан тыш тискәре яклары да барлыкка килде.Мисал өчен интернет бәйлелекне атарга мөмкин. Кулланучыларның яртысыннан артыгы социаль челтәрләргә бер сәбәпсез кереп, сәгатьләр буе файдасыз вакыт уздыруларын таныйлар. Моннан тыш, социаль челтәрләр начар ниятле кешеләр һәм куркыныч ширкәтләр өчен приютка әйләнде, аларның начар йогынтысыннан беркем дә якланмаган, бигрәк тә балалар һәм яшүсмерләр. Йөз процентка якын очракта балалар гаиләдә игътибар җитмәгәндә социаль челтәр белән дуслаша. Кечкенә яшьтән үк балага интернет челтәрендә шәхси мәгълүматны максималь рәвештә яшерергә һәм таныш булмаган кешеләр белән аралашмаска кирәклеген аңлатырга кирәк.
Укучылар белән профилактик дәресләр үткәрү дә уңай нәтиҗәләр бирә. Шул максаттан 2019 елда “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы тарафыннан “Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалауда мәгълүмати куркынычсызлык формалаштыру” технологиясе тормышка ашырыла. Дәресләрдә түбәндәге мәсьәләләр тикшерелә: цифрлы дөньяның тискәре һәм уңай яклары, Интернетта эшләүне хокукый җайга салу, социаль челтәрләр, фейклар, интернет челтәрендә репутация һәм башкалар. Биредә яшүсмерләр компетентлыкка, нәкъ менә Интернет һәм социаль челтәрләрдән дөрес файдалана белергә һәм алынган мәгълүматны ышанычлы, нәтиҗәле һәм куркынычсыз итеп сайлап алырга һәм кулланырга өйрәнәләр.
Балалар көн саен төрле кешеләр, яшьтәшләре, педагоглар белән аралашалар, әлбәттә, социаль мохит роль уйный. Әмма ата-аналарга шуны истә тотарга кирәк: балаларның тормышы һәм сәламәтлеге, шул исәптән психологик сәламәтлеге гаиләгә генә бәйле!