«Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы» акциясе кысаларында 2019 нчы елның 14 нче мартында өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре өлкәннәребез өчен саф һавада «Скандинавиячә йөрү», «Агашин тренажерлары» һәм мини степперлар белән физик күңегүләр үткәрделәр. Өлкәннәребез бу чараны бик яратып кабул иттеләр һәм саф һавада физик күңегүләр үткәрүне дәвам итүне сорадылар.