Гөл чүлмәкләренә яңа тормыш

2019 елның 15 марты, җомга

 “Югары Ослан картлар һәм инвалидлар  интернат –йорты”нда хезмәт буенча инструктор гөл чүлмәкләрен  декорацияләү(бизәү) буенча   монда яшәүчеләр белән эш күнекмәләре  үткәрде. Һәр хуҗалыкта утырту материалы өчен чүлмәкләр бар, чәчәк түтәлләре дә вакыт узу белән күңелсезләнә.  Менә шуларны яңартып, файдаланырга булдылар.Башта эш өчен кирәкле материаллар белән таныштылар, презентация карап,  фикер алыштылар һәм аннары үз идеялары белән ,төрле алымнар кулланып, эшкә тотындылар. Бигрәк тә декупаж, җилемле пистолет, лак һәм акрил буяуларга өстенлек бирделәр.Шулай ук  гөл чүлмәкләрен йомырка кабыклары, тары ярмасы,фасоль,мәрҗәннәр, алтынсу төскә буялган чикләвек кабыклары белән бизәделәр.Әлбәттә,шушы матурлыкка сокланмый мөмкин түгел иде!Һәрберсенең  үз кулы белән  эшләнгән хезмәт җимеше белән мактанырга хакы бар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International