“Өлкәннәр куркынычсызлыгын саклау” программасы нигезендә 2019 елның 14 мартында “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә инвалидлар hәм өлкәннәр Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлек командиры Перемечев Эдуард Николаевич белән очрашты.
Очрашу барышында Эдуард Николаевич республикада булган янгыннар, аларның килеп чыгу сәбәпләре hәм саклык чаралары турында сөйләде. Күп очракта янгыннар кешеләрнең саксызлыгы аркасында килеп чыгуын искәртеп китте.
Шулай ук янгын чыгу куркынычын кисәтү җайланмасы турында тулы мәгълүмат бирде, бу җайланманы каян алырга hәм ничек урнаштыру кагыйдәләре турында сөйләде.